«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Адаптация» дигән тренинг дәресе узды.
Чара барышында психологлар төркемдә катнашучыларның шәхси потенциалын ачарга, яшьләрдә лидерлык турында күзаллауны формалаштырырга, үзләренең көчле якларын аңлау һәм күрсәтү, максатчанлыкка сәләтне үстерү, төркем эшен оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында күзаллауны формалаштырырга тырыштылар. Яшьләр төрле күнегүләрдә зур кызыксыну белән катнаштылар, төрле ситуацияләр турында кызыксынып сөйләштеләр. Дәрес ахырында балалар изге теләкләр белән алмаштылар һәм бер тату гаилә беләнбергә фотога төштеләр.