28 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Без – туган тел дуслары» дигән викторина үткәрде. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Рәсимә Вахитова балаларга телнең кыйммәте, һәр халыкның үз телен яратуы һәм аның белән горурлануы турында сөйләде. Танып белү чарасында 10 балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы бала катнашты.