Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә, ул алдарлар тозагына эләгүен хәбәр итә.
Кичә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Федотовка һәм Кузьминовка авылларында социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын саклап калуда ярдәм итү, Яңа ел кәефе булдыру.
Бүген Мәдәният сараенда традицион чара - Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында елга йомгак ясау булды.
Балалар йорты директоры Раушан Мортазина 2021 елда балаларның уңышлары турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр программа әзерләгән иделәр - көчле алкышлар астында җырлар һәм биюләр башкардылар.
29 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда томан көтелә.
Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.
Лениногорск шәһәренең М. Горький исемендәге паркында (Лесопаркта) «Логос» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» һәм «Яңа ел уеннары!» балалар өчен иуен программасы оештырды.
"ПРОФ-IT.Инновация» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурсның Оештыру комитеты башкарма директоры Ольга Клименко сүзләренә караганда, «ПРОФ-IT.Инновация» дәүләт идарәсе өлкәсеннән заказчылар өчен үз эшләнмәләрен тәкъдим итәргә теләгән IT-компанияләр өчен коммуникацияләр чылбырын киметә, ә дәүләт хакимияте органнарына үз бурычларын хәл итү өчен икътисадның башка тармакларыннан инновацион IT-карарлар табарга мөмкинлек бирә.
Яңа ел алдыннан Лениногорск политехника көллиятендә А1 категорияле юлдан внедорожниклар, шулай ук В, С, D, E категорияле тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды.
2021 елда Лениногорск муниципаль районы милли проектларны тормышка ашыруда катнашты.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында шәһәрдә«Мәхәббәт»паркын реконструкцияләү эшләре алып барылды. Киләсе елда проектның икенче чиратын тормышка ашыру планлаштырыла.
Бүген Лениногорскида предприятие хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары буенча спартакиада узды. Чара спорт мщктщбенеж чаңгы трассасы территориясендә узды. Узышлар нәтиҗәләре буенча лидерлар ачыкланды. Гомумкоманда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: