Лениногорскида яшәүче алдарлар корбаны булган

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә, ул алдарлар тозагына эләгүен хәбәр итә.

Гариза бирүченең телефонына, янәсе, банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, мошенниклар банк карталарыннан акча алырга омтылу булуын һәм аларны блокировкалау өчен смс-кодларны атарга кирәклеген аңлаталар. 

Тик хатын-кыз кодны әйтүдән баш тарта. Шуннан соң аңа үзен полиция хезмәткәре дип таныткан кеше шалтырата. Һәм аңа бу гамәлләрне кылырга кирәклеген ныклап аңлата. Лениногорскилы ул әйткән эшләрне башкара һәм 40 мең итрәсе акчасыннан колак кага. 

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләре тозагына эләгүдән сак булырга чакыра. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International