Яңа ел һәм Раштуа - көтеп алынган бәйрәмнәр. Яшел чибәркәй тирәсендә уеннар, күңел ачулар балалар күңелендә озак саклана. Без чын күңелдән алар шат булыр дип өметләнәбез. Әмма шуны да онытмаска кирәк: нәкъ менә бәйрәм көннәрендә өйдә, урамда һәм кунакта сезне көтелмәгән куркыныч хәлләр көтә ала.
Кыш - юл һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен җитди сынау чоры. Машина юлларын, тротуарларны һәм ишегалларын кардан чистартудан тыш, алар җәяүлеләрнең, шулай ук транспорт чараларының һәм махсус техниканың куркынычсыз хәрәкәте өчен шартлар тудырырга тиеш.
29 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда томан көтелә.
Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.
Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының «Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» карарын үтәү йөзеннән, Лениногорскида яңа ел салюты ачу өчен мәйданчык билгеләнде. Әлеге мәйданчык Тукай урамында, Чайковский һәм Гагарин урамнары арасында урнашкан.
2021 елның 1 декабрендә салым түләүче физик затлар өчен законнарда билгеләнгән срок тәмамланды. 2 декабрьдән башлап салым түләмәгән гражданнар автомат рәвештә бурычлылар категориясенә күчте.
Конкурста Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Яшь башкаручылар өчен бу - яңа этап. Конкурста катнашу үз осталыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә, ул-тәҗрибә алу да.
"Ковид буенча вәзгыять бүгенге көндә тотрыклы. Табибларга мөрәҗәгатьләр азайды. Бу-предприятиеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт, социаль хезмәтләр хезмәткәрләрен аңлы рәвештә вакциналаштыру нәтиҗәсе, Лениногорскида кабул ителгән чикләү чаралары уңай роль уйнады һәм уйныячак. Әмма алда-яңа ел бәйрәмнәре, балаларның кышкы каникуллары. Хәл теләсә кайсы көнне үзгәрергә мөмкин», - дип аңлатты Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Амеров.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 28 декабрьдә болытлы, көндез аязучан болытлы.
Урыны белән бераз кар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Яңа ел бәйрәмнәре афишасы! Барыгызны да Яңа ел чараларына чакырабыз!
Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык йомгаклау гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.