Лениногорскида ел нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Бүген Мәдәният сараенда традицион чара - Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында елга йомгак ясау булды.

Бәйрәм кунаклары арасында Кыш Бабайга хат язган 10 яшь лениногорскилы да катнашты.  Шәһәр һәм район Советлары депутатлары, предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләре аларның теләкләрен тормышка ашырганнар.

Мәдәният сарае сәхнәсендә Кыш Бабай һәм Кар Кызы аларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International