Кичә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Федотовка һәм Кузьминовка авылларында социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын саклап калуда ярдәм итү, Яңа ел кәефе булдыру.
Өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән рус, татар һәм чуаш Кыш Бабайлары котлады. Аларга волонтерлар ярдәм иттеләр. Акция барышында катнашучылар Россиянең төрле төбәкләрендә Яңа елны каршы алу традицияләре, шулай ук илнең төрле почмакларындагы балаларның бәйрәмдә нинди тылсымчы көтүе турында белделәр.
Барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп үткәрелгән чара ахырында социаль хезмәт алучылар бүләкләр алдылар.