2021 елда Лениногорск муниципаль районы милли проектларны тормышка ашыруда катнашты

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

2021 елда Лениногорск муниципаль районы милли проектларны тормышка ашыруда катнашты.

 «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында шәһәрдә«Мәхәббәт»паркын реконструкцияләү эшләре алып барылды. Киләсе елда проектның икенче чиратын тормышка ашыру планлаштырыла.

2021 елда Иске Куак мәктәбендә «Точка роста» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылды. Илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә мондый белем бирү үзәкләрен булдыру «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп»төбәк проекты белән каралган. Проект Лениногорск районының дүртенче белем бирү учреждениесендә тормышка ашырыла. 2019-2020 елларда үзәкләр Шөгер, Тимәш һәм Иске Иштирәк мәктәпләре базасында ачылды.

Лениногорск районы территориясендә «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты кысаларында ясалма һәм табигый урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкарылды.

"Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда районда «Лениногорск-Бөгелмә» автоюлы ремонтланды.

Район үзәк хастаханәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге тарафыннан  «Демография» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектның максатчан күрсәткечләре булып туучылар санын арттыру, халыкның гомер озынлыгын арттыру һәм физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен арттыру тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International