Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

"ПРОФ-IT.Инновация» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. 

Конкурсның Оештыру комитеты башкарма директоры Ольга Клименко сүзләренә караганда, «ПРОФ-IT.Инновация»  дәүләт идарәсе өлкәсеннән заказчылар өчен үз эшләнмәләрен тәкъдим итәргә теләгән IT-компанияләр өчен коммуникацияләр чылбырын киметә, ә дәүләт хакимияте органнарына үз бурычларын хәл итү өчен икътисадның башка тармакларыннан инновацион IT-карарлар табарга мөмкинлек бирә.

Проектларны бәяләүче эксперт советына төбәк IT-министрлары һәм федераль хакимият органнары вәкилләре керә.

Конкурста микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International