ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

15 февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы Антонина Кургузованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ел саен, 15 февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу Россия Федерациясендә Ватан чикләреннән читтә интернациональ бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу өчен рәсми истәлекле дата.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте История.рф мобиль кушымтасын эшләде. Ул - Google Play и Арр Store каталогларында.

Теләсә кайсы кеше тиешле булмаган сыйфаттагы товарны сатып алу, сәүдәдә яки заказлы хезмәт яки эшләр алганда алдашу очраклары белән очраша ала. Мондый очракларда гражданнарның хокукларын РФ Гражданнар кодексы, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы яклый. РФ Конституциясенең 46 ст. 1 п. нигезендә Россия Федерациясенең һәр гражданына суд яклавы хокукы гарантияләнә. Әгәр сатучы (башкаручы) тарафыннан бәхәсне хәл итүнең тәкъдим ителгән варианты кулланучыны канәгатьләндермәсә, яки сатучы (башкаручы) таләпләргә каршы килмәсә, кулланучы үз хокукларын суд тәртибендә якларга хокуклы, мондый хокук 2300-1 номерлы РФ Законының 17 ст. 1 п. белән расланган. Судка мөрәҗәгать иткәнче, кулланучыга дәгъва таләпләренең нигезле булуын раслаучы документлар әзерләргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бәхәсне судка кадәр җайга салу тәртибен, тиешле таләпне күрсәтеп, сатучыга язмача дәгъва юллау белән хәл итәргә.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

"100 лидер - киләчәк Татарстаны" -  идеяләрне һәм проектларны эзләү, сайлап алу, аларга ярдәм итү һәм алып бару, Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен республика яшьләр проекты.

12 февральдә Лениногорскида ир-атлар арасында теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды. Ярышларны әзерләү һәм уздыру белән гомуми җитәкчелек  "Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе" фонды һәм "Теннис Холл" администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. 

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә район Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында  парламент дәресе узды.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә буенча атналык эшлекле киңәшмә үткәрде, анда узган атнага йомгак ясалды, яңа бурычлар куелды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 15 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән  томан көтелә.

11 февралендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар арасында профилактик әңгәмә үткәрде. Чараның максаты - наркотик матдәләрне законсыз куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, катнашучыларда психоактив матдәләр кулланудан баш тарту тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International