"100 лидер - киләчәк Татарстаны" - идеяләрне һәм проектларны эзләү, сайлап алу, аларга ярдәм итү һәм алып бару, Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен республика яшьләр проекты.
"100 лидер" проекты - яшьләрнең финанс грамоталылыгын арттырачак, бизнес алып барырга (проект белән идарә итүгә) өйрәтәчәк һәм яшьләрнең игътибарын республиканың социаль әһәмиятле проектларына җәлеп итәчәк.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, проектта 450 дән артык кеше теркәлгән, алар арасыннан экспертлар 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иң яхшы йөз актив һәм сәләтле яшьләрне сайлап алган. Нәтиҗәдә, 19 проект яклауда тәкъдим ителде, шуларның 5се җиңүче булды һәм 100 000 сум акча алды. Проектны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, республика экспертлары һәм эшкуарлары хуплый.