Ел саен, 15 февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу Россия Федерациясендә Ватан чикләреннән читтә интернациональ бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу өчен рәсми истәлекле дата.
Бүген Лениногорскида совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган митинг узды. Митингта Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Әфганстан сугышы һәм башка кораллы бәрелешләр ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, мәктәп һәм уку йортлары укучылары катнашты.
Барлык җыелганнарга район Башлыгы Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле ветераннар, сезгә көч, батырлык һәм намуслылык үрнәге өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, яхшы кәеф, үз - үзегезгә, якыннарыгызга һәм дусларыгызга ышаныч телибез», - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Митингта катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар.