Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә буенча атналык эшлекле киңәшмә үткәрде, анда узган атнага йомгак ясалды, яңа бурычлар куелды.


«Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге» АҖ директоры Фәрит Фәрхетдинов һәм «БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров кар чистарту һәм чыгару буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Узган атнада «БлагСтройДорХрз» АҖ көче белән 27 мең куб.м. кар чыгарылган, 28 берәмлек техника, 70тән артык кеше җәлеп ителгән, бу юнәлештә эш дәвам итә.
Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов бу юнәлештә эшне көчәйтергә, барлык шикаятьләрне дә контрольгә алырга, шулай ук йортларның түбәләрен кар һәм боздан чиатсртуны, урамнарны киңәйтү эшен контрольдә тотарга кушты.

Лениногорск ветеринария берләшмәсе башлыгы Рашат Әхмәтов барлык катнашучыларга эре мөгезле терлекләрне, дуңгызларны вакцинацияләү барышы турында мәгълүмат бирде.

Шулай ук халыкны ревакциацияләү, ТР Роспотребнадзор таләпләрен үтәү, волонтерлар тарафыннан дару препаратларын китерү дә контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International