95 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

15 февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы Антонина Кургузованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Антонина Ивановна 1927 елда Башкортстан Республикасы Әлши районы Максют авылында туа. Сугыш башланганда ул мәктәптә дүрт сыйныфны тәмамларга өлгергән була. Ун яштән колхоз кырларында эшли: чәчә, уңыш җыя. Сугыштан соң кияүгә чыга, нефть сәнәгатендә эшче белгечлек буенча эшли. Антонина Ивановнаның өч баласы, 5 оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Бу көнне юбиляр адресына бик күп котлау сүзләре килде, аңа сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International