Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә район Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында парламент дәресе узды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә район Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында  парламент дәресе узды.

Быел парламент дәресенең темасы - « Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым»  һәм ул истәлекле датага – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган иде. 

Дәрестә укучылар видеоматериаллар белән таныштылар, чыганаклар белән эшләделәр. 5 нче сыйныф укучысы үзенең хокуклары һәм бурычлары турында иншасын укыды.

Рәгать Галиәгъзәмович балаларны вәкиллекле орган эшчәнлеге белән таныштырды, җирле үзидарәдә булачак үзгәрешләргә тукталды.

Укучылар, үз чиратында, депутат белән турыдан-туры аралаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Игътибар! Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре – балалар рәсемнәре, иншалары, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары конкурслары үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International