Лениногорск комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмә узды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

11 февралендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар арасында профилактик әңгәмә үткәрде. Чараның максаты - наркотик матдәләрне законсыз куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, катнашучыларда психоактив матдәләр кулланудан баш тарту тәрбияләү.

Әңгәмә барышында белгеч наркомания проблемасының актуальлеген ачты: катнашучылар наркоманиянең кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы, наркотик чаралар куллануның начар нәтиҗәләре турында белделәр. Әңгәмәдә катнашучылар,ни өчен нәкъ менә үсмерләр наркоманиягә бирешүчәнлеге турында фикер алыштылар.

Ахырдан катнашучылар анкета тутырдылар, анда наркотик һәм психоактив матдәләргә мөнәсәбәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International