ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков «ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе»  башлыгы Сергей Мостовны юбилее белән котлады.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

2022 елның 18-20 февралендә Лениногорск шәһәрендә Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре А.В. Звягинцев истәлегенә багышланган чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча ачык республика беренчелеге узды.

18 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, 16 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче Нина Аникина белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Яшь сугышчы мәктәбе" дигән уен программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты: яшь буынга патриотик тәрбия бирү.

Электр приборларын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык чаралары:

Электр приборларын җитештерүче заводның паспорт мәгълүматлары һәм техник документациясеннән файдаланырга кирәк. Моннан тыш, мондый көнкүреш электр приборларын сатып алганда сатучыларның әлеге төр товарга туры килү сертификаты һәм янгын куркынычсызлыгы сертификаты булуга игътибар итәргә кирәк.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «У войны не женское лицо…...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында тимурчылар отрядының чираттагы акциясе оештырылды.


19
февраль, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 20 февралендә көчле җил, буран көтелә, юеш кар явачак, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Счет-фактурага ике хезмәт төре кертелгән: торак һәм коммуналь хезмәтләр.

Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү структурасы Россия Федерациясе Торак кодексының 154 статьясы нигезендә үз эченә ала:

17 февральдә Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Инна Кириченко һәм Гөлнара Пряничникова 18-40 яшьлек аутистик спектрда тайпылышлары булган кешеләр белән чираттагы очрашу уздырдылар.

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 20 апрелендәге 100-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милек салымы тотып калынган акчаларны гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International