Тимурчылар тыл хезмәтчәне янына бардылар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «У войны не женское лицо…...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында тимурчылар отрядының чираттагы акциясен оештырды.

Анна Терентьевна сугыш һәм сугыштан соңгы чорның авыр еллары турында сөйләде. Яшь чагында колхозда ничек эшләве, фронтта һәлак булган әтисе  турында хатирәләре белән уртаклашты.

Яшь тимурчылар сораулар бирделәр һәм Анна Терентьевнаның тормыш юлын игътибар белән тыңладылар.

Анна Терентьевна үзенә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International