18 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, 16 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче Нина Аникина белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Яшь сугышчы мәктәбе" дигән уен программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты: яшь буынга патриотик тәрбия бирү.
Уенны үткәрүдә «Чик сакчылары бердәмлеге» Лениногорск бүлекчәсенең инициатив төркеме тарафыннан актив ярдәм күрсәтелде, алар судьялар булдылар. Балалар ике командага бүленде, аларга хәрби биремнәр үтәү буенча ярышлар оештырылды.
Балаларны Николай Моргин, Алексей Варламов, Александр Иванов һәм Наил Гарифуллин җитәкчелегендәге чик сакчылары лаеклы сынаулар үтүләре белән котладылар, грамоталар тапшырдылар. Алар шулай ук нәниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.