Электр приборларын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык чаралары:
Электр приборларын җитештерүче заводның паспорт мәгълүматлары һәм техник документациясеннән файдаланырга кирәк. Моннан тыш, мондый көнкүреш электр приборларын сатып алганда сатучыларның әлеге төр товарга туры килү сертификаты һәм янгын куркынычсызлыгы сертификаты булуга игътибар итәргә кирәк.
Зыян күргән розеткалардан файдалану куркынычы барлыгын да онытырга ярамый, электр җылыту приборларын тукыма һәм башка тиз янып китә торган материаллар белән ябарга ярамый.
Электр приборларын (мәсәлән, үтүк, телевизор) сүндерүгә керешкәнче, аларны баштан розеткадан алырга кирәк.
Исегездә тотыгыз:
җиңел ялкынсынучы предметлар (пәрдә, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары)янында электр приборларын урнаштырырга ярамый;
үзлектән ясалган электр приборларыннан ераграк торыгыз;
электр белән җылыту приборларын челтәргә озак вакытка тоташтыру ярамый;
төзек булмаган электр приборларын, изоляция бозылган розеткалар һәм электр үткәргечләрне файдаланырга ярамый;
Электр җылыту приборларыннан файдаланган вакытта җитештерүче предприятиеләрнең инструкцияләре таләпләрен төгәл үтәгез.
Теләсә нинди гадәттән тыш хәл килеп туган очракта ашыгыч рәвештә коткару хезмәтенә 01 телефоны буенча шалтыратырга кирәк (112 - мобиль телефоны буенча).