Бүген Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков «ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе» башлыгы Сергей Мостовны юбилее белән котлады.
Сергей Тимаков Лениногорск районы Башлыгы исеменнән Сергей Мостовка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, хезмәт вазыйфаларын намуслы башкаруы, халыкны һәм шәһәр территорияләрен гадәттән тыш хәлләрдән яклау эшенә зур өлеш кертүе һәм 55 яшь тулу уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды.
Хөрмәтле Сергей Иванович хезмәтегез, һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлегегез өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.