Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов планеркада алдагы атнага эшләү өчен төп бурычлар билгеләде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Ял көннәрендә чираттагы кар явудан соң, хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләре алдында шәһәр урамнарыннан кар чистарту һәм чыгару, йөрү өлешен киңәйтү, КФЙ йорт яны территориясен чистарту, социаль әһәмияткә ия объектларга юлларны ачу бурычы тора.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, бүгенге көннән җәмәгать урыннарында QR-кодлар юкка чыгарыла, әмма халыкны ревакциацияләү, шулай ук җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын куллану дәвам итәчәк. Шулай ук  60 яшьтән өлкәнрәк  гражданнар өчен социаль дистанцияне счаклау һәм үз-үзеңне изоляцияне үтәү турында онытмаска кирәклеген искәртте.

«Эшлекле дүшәмбе» ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе» ДУ башлыгы Сергей Мостовны юбилее белән котлады. Аңа зур сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International