17 февральдә Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Инна Кириченко һәм Гөлнара Пряничникова 18-40 яшьлек аутистик спектрда тайпылышлары булган кешеләр белән чираттагы очрашу уздырдылар.
Очрашу кысаларында сәламәтләндерү дәресе үткәрелде. Аннары катнашучылар рәсем ясадылар, анда үз хисләрен һәм кәефләрен белдерделәр.