«Логос» үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Кузьмичева Мария Яковлевна янына бардылар. Балалар фатирны җыештыруда булыштылар һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Мария Яковлевна сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорлар турында хатирәләр һәм шигырьләр сөйләде.
Ветеран «Логос» үзәге белгеченә һәм барлык волонтерларга рәхмәт белдерде, алар Мария Яковлевнага сәламәтлек, озын гомер теләделәр.