Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче номерлы районара инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Салым салуның махсус режимнарын кулланучы шәхси эшмәкәрләр физик затлар милкенә салым түләүдән азат ителергә хокуклы.
Физик затлар милкенә салым түләүдән азат итү өчен 2021 елның салым чорында ташлама алу хокукын раслаучы тиешле гариза һәм документлар тапшырырга кирәк.
Гариза формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 2017 елның 14 ноябрендәге № ММВ721/897@боерыгы белән расланган.
Әгәр күчемсез милек объекты РФ Салым кодексының 378.2 статьясы нигезендә билгеләнә торган административ-эшлекле һәм сәүдә үзәкләре исемлегенә кертелсә яки мондый үзәкләр составына керсә, физик затлар милкенә салым түләүдән азат итү, бердәм авыл хуҗалыгы салымын кулланучы индивидуаль эшкуарлар тарафыннан кулланыла торган объектлардан тыш, бирелми.
Шуңа бәйле рәвештә, Сезгә салым ташламасын бирү турында гариза җибәрергә тәкъдим итәбез.
Эшмәкәрлек эшчәнлегендә күчемсез милек объектларыннан файдалануны раслаучы документлар белән милеккә салым түләүдән азат итү турында гаризаны салым органына түбәндәге ысулларның теләсә ниндисен тапшырырга мөмкин:
- "Салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисы ярдәмендә;
- Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында nalog.gov.ru;
- почта аша;
- яки Бөгелмә шәһәре, Ленин ур., 30 адресы буенча салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп.
Шәхси эшмәкәрләр өчен милек салымнары буенча ташламалар турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган: www.nalog.gov.ru.