Лениногорскида өлкән яшьтәге гражданның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү буенча инструктаж үткәрелде

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне «Өлкән яшьтәге гражданның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү» дигән инструктаж үткәрелде. Инструктажны Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Луиза Ризванова һәм белгеч Екатерина Савенкова Үрнәк – кумәк авылында яшәүче гражданнар белән үткәрделәр. Инструктажның максаты: өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

Әңгәмә барышында белгеч көнкүрештә куркынычның потенциаль чыганакларын, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләде.

Чара ахырында өлкән яшьтәге гражданнар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International