Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салды

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Бүген Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Лениногорскида «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган Россия хәрбиләрен искә алырга Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, запастагы подполковник, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Илья Мишин, «Юнармия» җитәкчесе Владимир Золотухин, «Беркут» җитәкчесе Рамил Даутов, «Форпост» җитәкчесе, локаль конфликтларда катнашучылар һәм ветераннар килде.

"Мәңгелек ут" мемориалы янында тантаналы чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International