24 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Кузьминовка авылында яшәүче Нестерова Анна Игнатьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Чара социаль хезмәтләр алучы, сугыш ветераны Анна Нестерова йортында узды. Аны юбилее белән котларга Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова, «көмеш яшь» волонтеры килгән иде. Анна Игнатьевна күп еллар инде тол калган, берүзе өч баланы – ике ул һәм кызны аякка бастырган, гомере буе колхозда эшләгән. Ул үзенең балачагын, авыр сугыш елларын дулкынланып искә алды.