24 февраль көнне «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чаралары кысаларында Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан «Гаиләләргә ярдәм итү формасы буларак социаль контракт» дигән темага мәгълүмат җиткерелде.
Очрашу барышында социаль эш буенча белгеч Лиана Габидулина социаль контрактның нинди юнәлешләр буенча төзелүе, аны төзү өчен нинди шартларны үтәргә кирәклеге турында аңлатмалар бирде. Ул социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныштырды һәм алынган акчаларның нәрсәгә тотылырга тиешлеген аңлатты.
Очрашуда катнашучылар ахырдан кызыксындырган сорауларын бирделәр.