Лениногорскида 2021 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар буенча Совет утырышы узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Мәдәният сараенда муниципалитетның 2021 елгы социаль-экономик үсеш нәтиҗәсе буенча район советы утырышы узды.

Сессиядә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, депутатлар, авыл башлыклары, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты.

Районның узган елгы социаль-икътисади күрсәткечләре белән район Башлыгы Рәгать Хөсәенов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, хисап елы  нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт якынча 80 млрд.сум тәшкил итәчәк. Дәүләт программаларында катнашу, шәхси инвесторлар инициативалары нәтиҗәсендә ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 10,7 млрд. сум тәшкил иткән, иң зур өлешне «Лениногорскнефть», «Август-Лениногорск»,  «Охтин-Ойл», «Геотех», «ЛениногорскРемСервис» предприятиеләре керткән.

Район территориясендә 5 меңгә якын кече һәм дүрт урта предприятие эшчәнлек алып бара, 1300дән артык шәхси эшмәкәр, өч меңгә якын үзмәшгуль исәпләнә.

Районда проблемалы сорау – шәһәр эчендә пассажир автобуслары. “Әгәр авыллардан пассажирлар йөртү өчен маршрутлар субсидияләнсә, шәһәр маршрутлары әлегә игътибардан читтә кала. Пассажир йөртү эше белән кызыксынучылар юк, беркем дә алынмый моңа”,  ди район Башлыгы. Ул республика җитәкчелегенә авыл маршрутларын субсидияләүдәге кебек уңай тәҗрибәне куллану мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов үз чыгышында республиканың социаль-икътисадый хәле һәм башка юнәлешләргә тукталды. Шулай ук ул районның социаль-икътисади үсешенә анализ ясады һәм барлык мөмкинлекләрне һәм ресурсларны кулланырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International