Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Лениногорск районына эш визиты белән килде. Альберт Кәримовны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова озатып йөрде.
Беренче булып министр «Идея-Көньяк-көнчыгыш» сәнәгать паркында булды. Технопаркта 8 резидент һәм 50 арендатор эшли.
Аннары Альберт Кәримов Лениногорск политехник көллиятендә булды. Уку йортында «WorldSkills халыкара стандартларына туры килә торган остаханәләрне җиһазлау» федераль грант хисабына комплектланган остаханәләрне карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты.Лениногорск политехник көллияте ел саен белем бирү оешмаларының остаханәләрен куллану буенча иң яхшы тәҗрибәләр Бөтенроссия конкурсында катнаша, 2021 елда көллият «Ел дебюты» номинациясендә җиңүче булды. Көллият укучылары JuniorSkills, Worldskills Russia, Абилимпиксның яшь профессионаллары республика һәм милли чемпионатларда актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. 2021 елда чемпионатларда көллият укучылары 10 компетенция буенча катнашкан.