Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең полиция (җәмәгать тәртибен саклау буенча) башлыгы Андрей Иваньчин район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе» башлыгы Сергей Мостов узган атнада янгын куркынычсызлыгы һәм су басуга каршы торыш турында хәбәр итте.
Узган атнада МЧС хезмәткәрләре тарафыннан язгы су басу сезоны буенча 129 белешмәлек таратылган, 130 әңгәмә һәм 7 рейд үткәрелгән. Авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташу чорында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат һәм карар җиткерелгән.
“Язгы ташуга каршы комиссия көчәйтелгән режимда эшли башлый. Кирәк булганда эвакуация-коткару чараларын оештыру булачак һәм бу максатлар өчен өстәмә транспорт җәлеп ителәчәк. Территориядәге хәлләрне контрольдә тоту гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре белән тәэмин ителә», – дип билгеләп үтте Сергей Иванович.
Эшлекле дүшәмбедә барлык җитәкчеләр узган атнада башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирделәр, шулай ук киләсе атнага планнар билгеләделәр.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов киңәшмә ахырында киләсе атнага төп бурычларны билгеләде.
1. Янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтү, шул исәптән автоматик янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә әзерлек.
2. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәүне, аерым алганда битлекләр кию һәм социаль дистанцияне саклауны дәвам итәргә.
3. Халыкны ревакциацияләү буенча эшне дәвам итәргә.
4. Кар чистарту, шәһәр урамнарында юлларны киңәйтү, кар чыгару, шулай ук йорт түбәләрен кардан һәм боздан чистарту эшләрен контрольгә алырга.
5. ТР Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Масленицага багышланган бәйрәм чараларын үткәрергә.