16 апрельдә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы территориясендә беренче өмә булып узды. Оешма, предприятие, хезмәт коллективлары һәм торак йортларда яшәүчеләр якын-тирә һәм беркетелгән участокларда тәртип урнаштырырдылар (кар ыргыттылар, чүп-чар һәм коры-сары җыйдылар). Өмәдә катнашканнары өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерәбез.
«Август-Лениногорск» агрофирмасы «Пионер Максимум» милли уңыш конкурсы йомгаклары буенча Татарстанда беренче урынны алды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча урта полициядә хезмәт итәргә яраклы яшьләрне эчке эшләр органнарына чакыра.
Эш атнасы Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә атналык планеркадан башланды. Анда предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
15-17 апрельдә Лениногорскида "Теннис Холл" спорт корылмасы кортларында, "Татнефть" ГАҖ, Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе фондының спонсорлык ярдәме белән, 12 яшь һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында, кешенең космоска беренче очуына багышланган теннис буенча Татарстан Республикасы ялы көне турниры узды.
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
Язгы-җәйге чорда чүп-чар яндырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм тиеш булмаган урыннарда учаклар ягу аркасында янгын чыгу ихтималы кискен арта. Урман янгыннарының күбесе сүндерелмәгән учаклардан килеп чыга.
18 апрель-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Лениногорск туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бу вакыйганы һәйкәл янын җыештырып бәйрәм итәргә карар кылдылар.
14 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә-сәламәт һәм тотрыклы җәмгыять нигезе» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 апрелендә көндез һәм кич белән 18 апрельдә төнлә урыны белән кар, бозлавык, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Бозлавык вакытында: