Эш атнасы Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә атналык планеркадан башланды. Анда предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми.
Район башлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен активлаштырырга кушты.
«Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча идарәсе» башлыгы Сергей Мостов янгын куркынычсызлыгы буенча узган атнадагы хәл турында хәбәр итте.
Район җитәкчелеге юлларны карап тоту һәм чокырларны ремонтлау, объектларны төзү һәм ремонтлау проектларын тормышка ашыру, йорт яны территорияләрен, паркларны һәм скверларны җыештыру, шулай ук янгын хәбәрчеләре урнаштыру, 23 апрельдә гомумрайон өмәсе үткәрү мәсьәләләрен контрольдә тота..
Планерка барышында узган атнага йомгак ясалды, киләсе атнага бурычлар билгеләнде.