18 апрель-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Лениногорск туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бу вакыйганы һәйкәл янын җыештырып бәйрәм итәргә карар кылдылар.
Лениногорск шәһәренең беренче төзүчеләренә багышланган мемориаль ташлы декоратив дивар 1975 елда шәһәрнең 20 еллыгына ачыла. Бүгенге көндә музейда декоратив дивар ачылу тантанасыннан фотографияләр саклана. Истәлекле урын территориясенә кеше аягы күптән басмаган, кар яхшы ук тыгызланган. Музей хезмәткәрләренә тырышып эшләргә туры килде.
Кар бик тиз таратылды, көн болытлырак иде, эш ахырына таба, кояш та чыкты.