15-17 апрельдә Лениногорскида "Теннис Холл" спорт корылмасы кортларында, "Татнефть" ГАҖ, Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе фондының спонсорлык ярдәме белән, 12 яшь һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында, кешенең космоска беренче очуына багышланган теннис буенча Татарстан Республикасы ялы көне турниры узды.
Турнирга Самара, Киров, Казан, Завьялово, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән яшь теннисчылар килде.
Беренче призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә Лениногорск, Әлмәт һәм Яр Чаллы спортчылары җиңү яулады.
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын-Нурислам Гомәров, Әлмәт шәһәре
2 урын-Никита Лазарев, Яр Чаллы шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын-Валерия Праслова, Лениногорск шәһәре
2 урын-Самина Сәйфетдинова, Әлмәт шәһәре
Лениногорскидан турнирда Королева Александра, Вилданова Диләрә, Сәхәбетдинов Тимерлан һәм Вегера Роман катнашты. Барлык балалар да лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы уен дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Турнир җиңүчеләре һәм призерларына кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.