14 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә-сәламәт һәм тотрыклы җәмгыять нигезе» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.
Түгәрәк өстәлнең төп максаты-баланыңәхлакый һәм физик яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү өчен төп шарт буларак сәламәт яшәү рәвешенең мөһим аспектларын аңлау.
Чара барышында социаль педагог гаиләнең физик һәм психик яктан сәламәт, интеллектуаль яктан алга киткән, булачак иҗтимагый, хезмәт һәм гаилә тормышына әзер шәхес формалаштырырга тиешлеген ассызыклады. Ата-аналар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында күзаллаулар алдылар, кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган уңай һәм тискәре факторларны ачтылар.
Түгәрәк өстәл ахырында катнашучылар сәламәт гаилә – балалар, олылар һәм тулаем җәмгыять өчен якты һәм бәхетле киләчәк нигезе дигән нәтиҗәгә килделәр.