ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык көтелә.

Бозлавык вакытында:


15
апрель, 2022 ел
җомга

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Лениногорск шәһәренең 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә (директоры Гаврилов Ю.В.)  «Ач, шигърият, серләреңне» дип аталган әдәби кунакханә уздырылды. Бәйрәмгә Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмщ» иҗат берләшмәсе  ( җитәкчесе Т.Я.Шәмсуров) чакырылды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 16 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык көтелә.

15 апрельдән 30 майга кадәр республикада төзекләндерергә кирәкле парк һәм скверлар өчен тавыш бирү бара. Исемлектә Татарстанның 45 муниципалитетыннан 204 объект, шул исәптән 3 мең йорт яны территориясе бар.

2022 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шуның белән бәйле рәвештә, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2022 елның 21 мартыннан 12 маена кадәр «Ветеранга открытка» (алга таба – конкурс) конкурсы үткәрелә.

2022 елның 26-28 маенда Әлмәт шәһәрендә Россия Федерациясенең машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак (алга таба - Конкурс).

Шәһәр һәм район халкы, барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр, оешмалар игътибарына!

2022 елның 16 апрелендә шәһәрдә һәм районда кар көрәү буенча гомумрайон экологик өмәсе үткәреләчәк, ә 23 апрельдә урамнарны һәм тротуарларны, паркларны һәм скверларны чүп-чардан чистарту буенча гомумрайон өмәсе үткәреләчәк.

2022 елның 26 апрелендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында С.Х. Сабурская «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында» дигән темага «Хатын-кыз игътибары»телефон кайнар линиясе үткәрә.

14 апрель көнне хакимият бинасында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча чараларны тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

13 апрельдә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Лениногорск районындагы идарәсе  хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүдә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International