Лениногорскида беренче гомумрайон өмәсе үтте

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

16 апрельдә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы территориясендә беренче өмә булып узды. Оешма, предприятие, хезмәт коллективлары һәм торак йортларда яшәүчеләр якын-тирә һәм беркетелгән участокларда тәртип урнаштырырдылар  (кар ыргыттылар, чүп-чар һәм коры-сары җыйдылар). Өмәдә катнашканнары өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерәбез.

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск муниципаль районы территориясендә һәр сишәмбе - санитар көн, шулай ук 23 апрельдә - шимбә өмәсе үткәрү планлаштырыла.

Шәһәр халкын һәм предпиятие, оешмаларны өмәдә актив катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International