Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
26 майда иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Яшьләр үзәге белгече Ангелина Докшина Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булды.
"Адмирал" хәрби - патриотик уеннар циклы проекты грантка лаек булды. Ул Билгесез солдат көненә, Ватан Геройлары көненә һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 77 еллыгына багышлап әзерләнгән иде.
Грант суммасы-300 мең сум. Котлыйбыз!
Хөрмәтле лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары!
28 майда 13.30 сәгатьтә «Лениногорскнефть» идарәсе Сезне 2 нче социаль-педагогик комплексның традицион бәйрәменә чакыра.
Программа:
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үзара хезмәттәшлек итә. Аның кысаларында Фонд шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча социаль контракт төзүне планлаштыручы гражданнар өчен консультация һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтә. Социаль контракт буенча субсидияләрне нәтиҗәле файдалану максатларында, социаль контракт төзүгә дәгъва кылучы гражданнар Фондның эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм бизнес-план төзү мәсьәләләре буенча укыту программалары узарга мөмкин (алга таба – укыту программалары).
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2022 елдан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»153-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу шартлары, аның күздә тотыла торган күләме һәм пенсия тупланмалары турында гражданнарга актив мәгълүмат бирү башланды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25-26 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.
14-15 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә IX Бөтенроссия GRAND PODIUM 2022 конкурсы булып узды, бөтен илдән 350 дән артык модель килде. FASHION агентлыгы модельләре иң яхшы FASHION коллектив исеменә лаек булды.
Бүген Лениногорск районының унберенче һәм тугызынчы сыйныфларын тәмамлаучы 1 меңнән артык укучы мәктәп белән саубуллашты һәм олы тормышка юл тотты. Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды.
Шәһәр һәм район халкы, оешмалар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештән, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатыннан, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2022 елның 24 маенда һәм 24 июнь көннәрендә узачак "Соңгы кыңгырау" һәм "Чыгарылыш кичәләре" тантаналы чаралары вакытында барлык милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итә.