Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы чыгарылыш сыйныф укучылары!
Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән мәктәп тормышында тантаналы һәм кабатланмас вакыйга - Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Соңгы кыңгырау-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгел, ул балачакның тәмамлануын һәм зур мөстәкыйль тормыш юлы башлануын белдерә. Быел ул Лениногорск районының тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында белем алучы 1010 укучы өчен чыңлаячак.
Лениногорск районында "Игътибар-балалар!" профилактик чарасы кысаларында «Автокресло комачауламый, ә уңышка ирешү өчен ярдәмче! " дигән акция узды.
2022 елның 21 маенда Азнакай шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Мингалиев Ибраһим Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган ачык республика турниры булып узды. Ярышларда Түбән Кама, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Урыссу, Яр Чаллы шәһәрләреннән 110 артык катнашучы катнашты.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 24 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
24 майда иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
21 майда 200 кешедән торган Лениногорск муниципаль районы делегациясе Болгарда булды. Делегацияне Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов җитәкләде.
Лениногорск муниципаль районы территориясендә дүрт тимер юл аркылы чыгу урыны эксплуатацияләнә, шуларның берсе Лениногорск шәһәрендә, бу-«Писмән» т/ю станциясенең нульле километры, икесе районда: 13 км. Аккуль-Елань, 32 км. Письмянка-Ватан һәм 41 км Ватан-Миннебаево.
2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.
Сезне городки уенына чакырабыз. Ул-борынгы рус уены.
Лениногорск шәһәренең городки спортын яратучылар клубы, яшь булуына карамастан, барлык теләүчеләрне атна саен якшәмбе көнне 10.00 сәгатьтә городки спорты буенча дәресләргә чакыра.