Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2022 елдан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»153-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу шартлары, аның күздә тотыла торган күләме һәм пенсия тупланмалары турында гражданнарга актив мәгълүмат бирү башланды.
Билгеләнгән тәртип буенча шәхси белдерү кәгазьләре 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга җибәрелә (алга таба алар һәр өч ел саен җибәрелә). Шулай итеп, гражданнар пенсия яшенә җиткәнче җиде тапкыр хәбәр ителәчәк һәм, кирәк очракта, аларны арттыру буенча чаралар күрү өчен, үзләренең пенсия хокуклары белән җентекләп танышачак.
Картлык буенча иминият пенсияләрен автомат режимда билгеләү актив мәгълүмат бирүнең логик төгәлләнүе булып тора. Гражданнар гариза түгел, ә пенсия билгеләү турында үз ризалыгы турында хәбәр бирәчәкләр, һәм пенсия «бер кликка»билгеләнәчәк.
"Бер кликка пенсия" дигән киң күләмле мәгълүмат проекты 2022 ел башыннан бөтен республика буенча старт алды. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында ПФР клиент хезмәтләре белгечләре гражданнарга алдан хәбәр итү тәртибен һәм ысулларын җентекләп аңлатуга, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәләрендә видеоролик күрсәтеп, шулай ук хезмәт коллективлары әгъзалары белән очрашуларда әзер.