Лениногорскида спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү тәкъдим ителде

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Шәһәр һәм район халкы, оешмалар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештән, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатыннан, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2022 елның  24 маенда һәм  24 июнь көннәрендә узачак "Соңгы кыңгырау" һәм "Чыгарылыш кичәләре"  тантаналы чаралары вакытында барлык милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны  чикләргә тәкъдим итә.

Тиешле карар Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2022 елның 20 маендагы  473/1 номерлы карары белән имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International