Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча социаль контракт

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәттәшлек турында  килешү нигезендә үзара хезмәттәшлек итә.  Аның кысаларында Фонд шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча социаль контракт төзүне планлаштыручы гражданнар өчен консультация һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтә. Социаль контракт буенча субсидияләрне нәтиҗәле файдалану максатларында, социаль контракт төзүгә дәгъва кылучы гражданнар Фондның эшкуарлык эшчәнлеген алып бару һәм бизнес-план төзү мәсьәләләре буенча укыту программалары узарга мөмкин (алга таба – укыту программалары).

Укыту программалары онлайн-форматта узачак.

Укыту чараларына теркәлү буенча инструкция-навигация сылтама буенча урнаштырылган:https://cloud.mail.ru/public/wqWK/WfthYqnjK

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International