Шторм кисәтүе

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25-26 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Туфракка кырау төшүгә бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларына зыян килергә мөмкин.Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Яшь үсентеләрне туңудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрнең өстен  каплап кую тора.  Культураларны өшүдән төтен өрдерү ярдәмендә дә сакларга була. Бу очракта янгынга каршы чараларны төгәл үтәү мөһим. 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International