Лениногорск чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген Лениногорск районының унберенче һәм тугызынчы сыйныфларын тәмамлаучы 1 меңнән артык укучы мәктәп белән саубуллашты һәм олы тормышка юл тотты. Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды.

2 нче мәктәптә узган бәйрәм линейкасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов  катнашты. Ул барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына куелган максатларга ирешүләрен, алга таба укуларын дәвам итүләрен һәм чын дуслыкның кадерен белүләрен теләде.

Традиция буенча бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар, аларга Соңгы кыңгырау символы бүләк иттеләр. 

Барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды. Тантаналы линейкаларда балаларны район хакимияте вәкилләре, оешма җитәкчеләре котладылар.  Шулай ук алар педагогларга укытуда, тәрбияләүдә һәм балаларны олы тормышка әзерләүдә бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International