27 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Хәбирова Альбина «Озак сроклы карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясенең максаты - өлкән яшьтәге авыру гражданнар һәм инвалидларны өй шартларында карауның сыйфатын күтәрү.
2022 елның 25 маенда Казан педагогика көллияте базасында "Ел мастеры" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 28 майда аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, көндез урыны белән яшенле яңгыр.
Лениногорск районында "Исток-Башлангыч" үзәге «Лениногорск үзәк хастаханәсе» белән берлектә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын»федераль проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр, диспансеризация узу өчен, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта медицина оешмаларына китерелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 20 яшьлек кеше мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча яраклы, урта махсус һәм югары белемле яшьләрне Эчке эшләр органнарына чакыра.
Бу көннәрдә шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Билалова Мөзәянә Нигъмәтулла кызы һәм Ромм Валентина Ивановна үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов 12 июньдә Лениногорск шәһәрендә узачак татар халык бәйрәме Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча күчмә оештыру киңәшмәсе үткәрде.
Бүген район Башлыгы кабинетында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Казначылык департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Галия Зәйнетдинованы лаеклы ялга озаттылар.
2022 елның 25 маенда 12 сәгать 10 минутта 66 нчы янгын сүндерү пунктына Лениногорск муниципаль районы, Шөгер авылы, Салих Сәйдәшев урамы, 15 нче йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә.