Лаеклы ялга озаттылар

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген район Башлыгы кабинетында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Казначылык департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Галия Зәйнетдинованы лаеклы ялга озаттылар.

Галия Джиганшиевна 20 елдан артык Казначылык департаментының территориаль бүлегендә эшләде. Ул - үз эшенең чын профессионалы,  күп еллар Лениногорск районы бюджетының үтәлешен тәэмин итү эшен башкарды һәм бюджет акчаларын тотуны контрольдә тотты.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов  Финанс органнарында озак еллар намуслы хезмәте, эшендә югары профессионализмы һәм хезмәт вазыйфаларын намуслы башкаруы өчен Галия Джиганшиевнага Рәхмәт хаты тапшырды һәм аңа сәламәтлек һәм  уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International