Лениногорск районында "Исток-Башлангыч" үзәге «Лениногорск үзәк хастаханәсе» белән берлектә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын»федераль проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр, диспансеризация узу өчен, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта медицина оешмаларына китерелә.
2022 ел башыннан медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 686 кеше профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, вакцинация һәм скрининг үткәрү өчен китерелде.