ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

“Август-Лениногорск” агрофирмасының Иске Иштирәк бүлекчәсендәге офис каршысы якты төсләр белән балкып утыра.

Предприятиенең уңган хатын-кызлары 200дән артык чәчәк үсентеләре, куаклыклар һәм агачлар утыртты. Шулай ук бу эшкә студент-практикантлар да кушылды. Хезмәткәрләр үзләре ландшафт буенча дизайнер булды: үзләре композицияне уйлап чыгарды, үзләре утырту схемасын ясадылар. Агачлардан: алмагач, чия, груша, черешня үзләренең җимешләре белән сөендерер әле.

 

Лениногорскиның "Яшьлек" паркында Урам сәнгате көне үтте. Яшь егет һәм кызлар үзләренең  сәләтләрен күрсәттеләр. Егетләр самокат һәм скейтта ярышса, кызлар биюдә сынатмады. Ул брейк, батл дисеңме. Хәтта, күрше шәһәрдән - Бөгелмәдән дә егет-кызлар килгән иде. Урам көне күңелле һәм истә калырлык булды.

30 май көнне, ягъни бүген иртән 4 сәгать 58 минутта 66нчы янгын сүндерү бүлегенә Лениногорскида Мурзин урамында мунча януы турында хәбәр килә.

2 нче социаль-педагогик комплексның мавыктыргыч бәйрәме 28 майда Нефть монументы янында узды.

Буяулар фестивале яшьләр яратып кабул итә торган чара.

Лениногорск муниципаль районы территориясендә 20 мәктәп маршруты эксплуатацияләнә, алар буенча көн саен халкы аз булган авыллардан база мәктәпләренә 500ләп бала автобус белән йөри.

Самара шәһәрендә "Здравница -2022" форумы кысаларында санатор-курорт оешмаларының Бөтенроссия күргәзмәсендә "Бәкер" шифаханәсе берьюлы өч номинациядә алтын медальләргә лаек булды:

Казанда “Өченче яшь” республикакүләм пенсионерлар спартакиадасы узды. Ул Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.


28
май, 2022 ел
шимбә

28 майда Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан шәһәрдә чик сакчылары янә бергә җыелдылар: Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, хәрби дан паркында сугышчы - чик сакчылары һәйкәле янында митинг булды.


27
май, 2022 ел
җомга

Бу бәйрәм Россиядә 2006 елдан бирле билгеләп үтелә, ул күршеләрчә мөнәсәбәтләрне, күршеләргә ярдәм күрсәтүне, ялгызлык һәм изоляция белән көрәшне, күршеләрчә аралашуны яхшыртуга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International